Зәй офыклары

Камиллеккә омтылучан педагог

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” сәхифәсендә сүз “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Рәшит кызы Сәмигуллина турында.

В.Р.Сәмигуллина “Кояшкай “балалар бакчасында 17 ел эшли. Йомшак телле,  һәрвакыт балаларның уй -теләкләрен тирән аңлый торган педагог ул.

Бүгенге көндә ул уртанчылар төркеме тәрбиячесе. Аның карамагында  19 малай һәм 8 кыз тәрбияләнә.

  • Балалар белән эшләгәндә белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнү, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору да кирәк, - дип саный Венера Рәшитовна.

Үтә тынгысыз, һәрвакыт камиллеккә омтылучан тәрбияче балаларда  яңалык ачу кичерешләреннән ямь табу, белемгә омтылу теләге уята.Педагогның   һәр адымы әнә шуңа юнәлтелгән дә инде. Әти-әниләрне дә  уртак эшкә җәлеп итә, конкурс-бәйгеләрдә катнаштыра.

Һәрбер бала - бердәнбер, кабатланмас, дөньяны үзенчә кабул итүчән, үзенчә уйлаучан һәм хис итүчән, ул үзенә генә хас гамәлләр өчен туган. Венера Рашитовна  балалар күзлегеннән карап фикер йөртә белә. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү таба. Аларны ничек бар, шул килеш ярата, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтә, кирәк икән мактый, бүләкли, хуплый, алар тирәсендә уңай атмосфера тудыра. Шуңа да, кызлар һәм малайлар тәрбияче белән берлектә һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль, апалары янында мәш киләләр. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: