Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Каникуллар имин үтсен

Язгы каникуллар алдыннан Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә “Куркынычсыз дәресләр” дип аталган чаралар үткәрде.

Аның барышында укучылар һәм укытучылар белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде, балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә  килеп чыгучы янгыннарны кисәтү буенча аңлату эшләре алып барылды. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кайсы  хезмәтләргә  нинди телефоннар буенча хәбәр итү кирәклеге искә төшерелде, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тоту турында сөйләшү булды. Балалар үз чиратларында урамда һәм өйләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр.

Мондый дәресләрдә укучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыталар, беренчел янгын сүндерү җиһазлары белән танышалар, кыскасы, имин тормыш өчен шактый мәгълүмат туплыйлар. 

Зөлфия Ризванова, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев