Зәй офыклары

Кар-боздан чистарту эше дәвам итә (видео)

Кыш кыш инде, ничек кенә булмасын, урам-ишегаллары, юлларны кар-боздан чистартып торырга кирәк. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре бу проблеманы күз уңында тота.

Шәһәр-бистәләрдә «Благострой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте,  шәһәрне яшелләндерү оешмасы хезмәткәрләре, торак-коммуналь хуҗалыгы эшчеләре кар чистарту эшеннән бушап тормый.
«Благострой» ширкәте җитәкчесе Рәфыйк Зәйнуллин әйтүенчә, шәһәр-бистәләрнең барлык урамнарында бу эш киң колачлы итеп алып барыла. Бу җәһәттән ширкәттән унҗиде берәмлек техника, биш кеше җәлеп ителгән. Юлчылар урам-тыкрыклар, автобус тукталышларын боздан арындыра. Бу - кеше иминлеге өчен кирәкле эш. Җыелган кар-боз махсус  техникаларда полигонга чыгарыла, юл-тротуарларга тозлы ком чәчелә. Әлеге эшләр ширкәттә ике сменада оештырыла.
-Безне урамнарда, йорт яннарында калдырылган транспортлар борчый, бу техникалар карны чистарту эшенә комачаулык тудыра, - ди Рәфыйк Зәйнуллин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: