Зәй офыклары

Кар, юеш кар ява һәм томан төшүе көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 4 декабрьдә, болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 4 декабрьдә, болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыш тарафтан уртача тизлектә җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 5-10, көндез - 1-6 градус салкын булачак.

Казанда исә төнге сәгатьләрдә 5-7 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 1-4 градус салкын булачак.


5 декабрьгә каршы төндә Татарстанның кайбер районнарында буран чыгу ихтималы бар. Һава температурасы 7 градуска кадәр түбән төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: