Яңалыклар

“Кара бөркет –Зәйдә иң куркыныч трагедия”

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты шигаре астында сәнәкчеләр восстаниесенә багышланган “Кара бөркет –Зәйдә иң куркыныч трагедия” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” узды. Аңа шәһәребезнең 1нче мәктәбе укучылары чакырылды.

Зәй тарихына 9 февраль Зәй волостенда сәнәкчеләр бәрелеше белән кереп калды. Бу трагедияне зәйлеләр күп еллар күрше булып яшәүчеләрнең дошман булулары белән хәтерли. Әлеге түгәрәк өстәлдә балалар гражданнар сугышы, ачлык, продразверска турында ишеттеләр, сәнәкчеләр бәрелешендә һәлак булган волость башкарма комитеты рәисе Иван Макаров, комсомоллар Марина Матрена,  Анна Козлова турында белделәр.

Музей хезмәткәрләре балалар өчен авыр кабул ителә торган сәнәкчеләр  бәрелешен музей фондында сакланган фотосурәтләр һәм документлар белән сөйләделәр.  Соңыннан укучылар әлеге теманы ныгыту өчен кроссворд һәм анаграмма чиштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Кара бөркет –Зәйдә иң куркыныч трагедия”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар