Зәй офыклары

Каракны күрүчеләр булса

Зәй эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, 31 июльдә 17 дән 18 сәгатьләр аралыгында билгесез хатын-кыз шәһәрнең Ялчогыл урамында урнашкан "Ценопад" кибетендә акча янчыгын урлый. Салынган матди зыян 9050 сум белән исәпләнә. Урлашуда шикләнелүче 35-40 яшьләрдәге ханымның буе 160-165 см., саргылт чәчле, буй-буй зәңгәрле-аклы туникадан һәм кара төстәге сыланып тора торган...

Зәй эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, 31 июльдә 17 дән 18 сәгатьләр аралыгында билгесез хатын-кыз шәһәрнең Ялчогыл урамында урнашкан "Ценопад" кибетендә акча янчыгын урлый. Салынган матди зыян 9050 сум белән исәпләнә. Урлашуда шикләнелүче 35-40 яшьләрдәге ханымның буе 160-165 см., саргылт чәчле, буй-буй зәңгәрле-аклы туникадан һәм кара төстәге сыланып тора торган чалбардан, җилкәсенә ак сумка эленгән булган. Әлеге хатын-кызны күрүчеләрнең эчке эшләр бүлегенә 02, 7-02-02, 3-01-99, 7-14-21 телефоннары аша (тәүлек буе эшли) шалтыратулары сорала. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: