Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Каратэ буенча республика турнирында Зәй командасы җиңүче булды

Зәй данын тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүче команда яклады.

11 апрельдә Бөгелмәдә каратэ Киокусинкай буенча ачык турнир узды. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан 390 спортчы катнашты. Зәй данын тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар җитәкчелегендәге команда яклады. Үз категорияләрендә Элина Хөснетдинова, Амелия Камалиева, Мәдинә Төхвәтуллина, Тимур һәм Әмир Ишмөхәммәтовлар, Дмитрий Плеханов, Раил Гомәров, Марат  Хөснетдинов, Кирилл Ларионов, Георгий Храмков, Илья Большеглазов, Валерий Селиверстов җиңүче булды. Көмеш медальләрне - София Москова, Егор Ревин, Алибек Алиев, Айрат Вәлишин, Егор Пылаев, Рамил Сөләйманов, бронзаны исә Данис Кисаев, Артём Горшунов, Артём Семёнов алды.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев