Зәй офыклары

“Каравон-2019” фестивалендә зәйлеләр дә катнашачак

25 майда Лаеш районының Никольское авылында рус фольклорының “Каравон- 2019” Бөтенроссия фестивале узачак.

“Каравон” рус фольклор фестивале республикада 1993 елдан бирле үткәрелеп килә. Хәзер ул Бөтенросия статусын алды. Фольклорчылар фикеренчә, әлеге бәйрәмнең тамырлары XVI гасырга барып тоташа. Бу вакытта ул Николай Чудотворец көне буларак билгеләп үтелгән. 1950 елда Совет хөкүмәте, дини бәйрәм булганга, аны үткәрүне тыя. 1990 елларда бәйрәм кабат әйләнеп кайта. Анда төрле төбәкләрдән рус фольклор ансамбльләре килә, халык әйлән-бәйлән әйләнә. Быелгы бәйрәмгә 150дән артык фольклор коллектив катнашыр дип көтелә.
“Каравон”да ел саен Зәй иҗат коллективлары да катнашып килә. Районыбыздан бәйрәмгә ике коллектив – “Энергетик” Мәдәният сараеның “Русская душа” һәм Мирный мәдәният йортыннан “Ивушка” фольклор ансамбльләре барачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: