Зәй офыклары

Кардиологлар конгрессы Казанда онлайн режимда 10 мең табиб җыяр дип көтелә

Конгресс кысаларында 160 симпозиум узачак, аларда теләгән табибның онлайн рәвештә катнашу мөмкинлеге булачак.

Казан Россия кардиологларының милли конгрессын кабул итәчәк. Бу хакта "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты һәм Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы, КДМУның кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич сөйләде.

«Россия Федерациясе буенча тулаем алганда, меңнән артык кеше килүе планлаштырыла. Ассызыклап китәм, эпидемиягә каршы нормаларны катгый үтәү зарур. География төрле», – дип билгеләде кардиолог.

Чараның трансляциясен теләгән һәркем карый алачак. Covid-19 пандемиясе аркасында 10 меңнән артык чит ил кешесе Казанга килмәячәк һәм дистанцион рәвештә катнашачак. Уннан артык чит ил белгече докладлары планлаштырылган.

Табиб сөйләвенчә, 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барлыгы 160 симпозиум үткәрү күздә тотыла.

«Бу ел саен үткәрелә торган Россия кардиология җәмгыяте конгрессы, Россиядә иң эре профессиональ медицина берләшмәләренең берсе, анда 7 меңнән артык әгъза исәпләнә. Конгресс ел саен төрле шәһәрдә уза. Бары тик дүрт шәһәр генә конгресс үткәрү хокукына лаек булды, чөнки билгеле бер таләпләр бар. Бу -  Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Екатеринбург», – дип ассызыклады Альберт Галявич.

Конгресс турында тулырак Sntat.ru порталында укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: