Зәй офыклары

Картадагы акчаларыннан колак какканнар

Узган атнада районда янә млшенниклык очраклары кабатланган.

Соңгы арада мошенниклардан алдану очраклары турында еш язабыз. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә.
4 февральдә  Зәй эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз банк картасыннан 10638 сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә.
«Әлеге хатын-кызга банкның телефон номерына охшаган номердан шалтыраталар. Шалтыратучы үзен  үзен банк хезмәткәре дип таныта һәм банк сезнең счетыгызда  шикле операция булуын ачыклады, хәзер сезнең телефонга SMS-хәбәр киләчәк, аның буенча кодны атарга кирәк булачак, дип хәбәр итә. Шуннан соң әлеге хатын-кызның картасыннан акчасы югала” – дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Шундый ук хәл янә 11 февральдә кабатлана. Бу юлы полициягә Зәйдә яшәүче ике хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Беренче очракта зыян күрчеләрнең берсе интернет челтәрендә бушлай белдерүләр сайтында төзелеш җиһазы сатам дип алдана һәм 8000 сум акчасыннан колак кага. Икенче шундый очракта килгән зыян күләме  7200 сум тәшкил итә.
Мошенниклык очраклары буенча җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: