Зәй офыклары

Кашкатау итәгендә Питрау бәйрәменә көтәләр

Питрау - җәй уртасы. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, бар табигать акрынлап көзгә авыша, диләр. 12 июльдә җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре мең чирдән дәва. Борынгылар йоласы буенча әби-бабаларыбыз, иртәнге якта басу-кырлардан чәчәкләр алып кайтып, өй эчләрен, капка-коймаларны бизәгәннәр, кунакка йөрешкәннәр. Бу көнне кавышкан яшь парларның бәхетләре тулы була дигән гыйбарә...

Питрау - җәй уртасы. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, бар табигать акрынлап көзгә авыша, диләр. 12 июльдә җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре мең чирдән дәва. Борынгылар йоласы буенча әби-бабаларыбыз, иртәнге якта басу-кырлардан чәчәкләр алып кайтып, өй эчләрен, капка-коймаларны бизәгәннәр, кунакка йөрешкәннәр. Бу көнне кавышкан яшь парларның бәхетләре тулы була дигән гыйбарә дә бар.

Табигатьне олылау, аңа табыну, игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу максатыннан оештырыла торган Питрау бәйрәмен быел да бик яхшы итеп, күтәренке рухта уздырырга җыеналар. Ул 12 июльдә көндезге сәгать 3тә Кашкатау итәгендә үтәчәк. Бәйрәм программасына төрле кызыклы уеннар, фольклор ансамбльләре, керәшен һәм эстрада җыруларын башкаручы популяр җырчылар чыгышлары, конкурслар, спорт ярышлары кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: