Зәй офыклары

Кашык кыйссасы

Каенанам Гөлҗәүһәр Талип кызы Хәйруллина белән ике дистә еллап бергә яшәдек. Аның истәлеге булып сандык төбендә шактый әйберләре саклана: яулык, күлмәк, дисбеләр. Ә менә иң истәлеклесе кашыктыр.

Гап-гади металл кашык ул. Хәзер барыбыз да металл кашык кулланабыз, ә әнкәйнеке аерылып тора: беренчедән, ул бик авыр, икенчедән, сабында тырмалган эз бар.
Ә кашыкның тарихы мондый.
Каенатам үлгәч, әнкәй бер ел гына берүзе яшәде, аннары кыш чыгарга безгә менә, ә җәй өенә кайтып китә иде. Үз көчендә чакта шулай йөрде, аннары инде бөтенләй безгә күченде. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, кашык кыйссасы да шул күченү белән бәйле. Өе дә салкынча, үзебезнең хуҗалык та бар, анда төшеп тә кар көрәргә мәшәкать дип, ирем белән аны үзебезгә алып менәргә киңәшләштек. Ни хикмәттер, ризалыгын тиз бирде ул, олы кешегә озын кышкы кичләр дә ямансу булгандыр, шулай да алырга төшкәч иремә ияреп менмәде. Шаян, кызык сүзле иде әнкәй, беркөнне мендәрен култык астына кыстырып менеп җитте бу. ”Мендем әле мин, йокларга үз мендәремне алдым, ә монысын бик еракка җыйма”, - дип, кулыма шушы кашыкны тоттырды.
- Үпкәләмә, Миләүшә (беркайчан да миңа “килен” дип дәшмәде), кашыкларыгыз барын беләм, ләкин күп сөйләшә, югына-барына кысыла башласам, шушы авыр кашык белән башыма бер генә бирерсең дип алып мендем,” – дип кеткелдәп көлде. Менә шулай яшәп киттек. Аллаһка шөкер, дус-тату яшәдек, югына-барына кысылмады, балаларны карашты, хуҗалык эшләрендә булышты. Йорт һәрвакыт ачык, чәй кайнаган, ипи пешкән булды. Әнкәй мәрхүм булгач кына өйгә йозак сатып алдык.
Миләүшә Хәйруллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: