Зәй офыклары

Катлаулы, четерекле мәсьәләләрне хәл итә алар

Җәза үтәтү инспекциясенең Зәй филиалында 171 кеше исәптә тора. Җәза үтәтү инспекциясенең бурычы – суд тарафыннан билгеләнгән, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларны үтәтү, ә эшнең төп максаты – хөкем ителүчеләрне төзәлү юлына бастыру, аларга социаль адаптациядә булышу, җинаять кылуны булдырмау. Исәптә торучы 171 зәйленең 106сы – шартлы рәвештә хөкем ителгән, 130ы - билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән (нигездә автотранспорт чараларын йөртүдән мәхрүм ителгәннәр), 10сы – ирекләре чикләнүгә, 19ы – төзәтү эшләренә, 6сы - мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.

- Әлеге затлар үзләрен закон кысаларында, тәртипле тотсын өчен, аларның һәрберсе белән аерым эшләү һәм даими контроль-күзәтү, үзләре һәм туганнары белән элемтәдә тору, профилактик әңгәмәләр үткәрү таләп ителә. Без әлеге эшне даими рәвештә алып барабыз. Ә бу исә, гадәттә, уңай нәтиҗәләрен бирә – хөкем ителүчеләр төзәлү юлына баса һәм социаль актив, тәртипле тормыш алып баралар. Җинаять үтәтү инспекциясе – күзәтү органы гына түгел, кыек юлга басуларга һәм закон бозган кешеләргә үзенә күрә социаль тернәкләндерү органы ролен дә үти, - ди җинаять үтәтү инспекциясенең Зәй  филиалы башлыгы Андрей Иванов.
 Инспекциядә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә кылганнары күренә.
Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакында никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрнең барысына да диңгез тубыктан булып кала. Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән гомер... Шулай да барлык җинаятьләрне дә аларга гына сылтап калдыру дөрес булмас иде, бармакларыбыз тигез булмаган кебек, арабыздагы кешеләр дә төрле-төрле бит. Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә үзенең хатасын танып, төзәлү мөмкинлеге бирә. Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең, төзәтү эшләренә тартылганнарның тәртибен, җәзаларны үтәүләрен нәкъ менә җәза үтәтү инспекциясе контрольдә тота.
Шартлы рәвештә хөкем ителеп, инспекциягә исәпкә куелганнарга билгеле бер бурычлар йөкләнә. Әлеге кешеләргә рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар билгеләнгән  вакытта инспекциягә  килеп теркәлү үтәргә тиеш. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр мондый затларга өйләреннән чыгып йөрү, гомумән,  рөхсәт ителми. Әлеге таләпләрнең үтәлеше һәрдаим тикшереп торыла.
– Исәптә торучыларның күпчелеге хөкем срогын закон таләпләреннән тайпылмыйча узып, туры юлга басалар. Ләкин дөнья булгач, төрле хәлләр була, хокук тәртибен бозучылар да юк түгел. Аларга карата административ беркетмәләр төзергә дә туры килә. Алай да тыңламасалар, үзләренә куелган таләпләрне тупас бозсалар, катгыйрак чаралар да күрәбез, - ди инспекция башлыгы.
Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә электрон беләзекләр кидерү гамәлгә кертелгәнгә шактый вакыт узды. Мин моның  безнең районда да кулланылуы белән дә кызыксындым.
– Әйе, безнең районда узган ел  аны 3 кеше йөртте. Электрон чарага килсәк, ул -  төгәл урынны, хәрәкәтне күзәтү маккатыннан хөкем ителүчегә киертелгән электрон беләзек. Аның һәрберсендә программа бар, кагыйдәләр буенча расланган чикләүләүне үткән очракта безгә тиешле сигналлар килә. Компьютер аша аларның кайчан, кайда йөргәннәрен белеп, тикшереп була. Бүгенге көндә электрон беләзек йөрткән  затлар юк, -ди Андрей Васильевич.
Иректән мәхрүм итүгә альтернатив булган җәзаларны үтәтүнең нәтиҗәлелеге, хөкем ителгәннәрнең билгеләнгән җәзаларга карашы инспекция хезмәткәрләренә бәйле. Алай гына да түгел, иректән мәхрүм итүгә альтернатив булган җәзаларны үтәтү хокук саклау, җирле үзидарә органнары, җәзаларны үтәтү өчен шартлар тудыру, хөкем ителгәннәрне тәрбияләү, аларга социаль ярдәм күрсәтү максатын куйган хокукый һәм социаль юнәлештәге дәүләт һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итүне сорый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: