Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Кайчагында сатучы белән сатып алучы уртак фикергә килә белергә тиеш

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына бер ир-ат шәһәр кибетендә җиңел автомобиль өчен трансмиссия подшипнигы сатып алу уңаеннан мөрәҗәгать итте. Сервис үзәгендә подшипник куйган вакытта размеры туры килмәвен ачыклаганнар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина аңлатма бирә:

Берничә көннән соң кулланучы кибеткә товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать иткән, әмма сатучы товарга тикшерү үткәрергә кирәклеген әйтә, чөнки кибеттә товарның куллануда булуына шик барлыгын әйтәләр. Сатучылар бер атнадан соң кулланучыга шалтыратып, товарны алмаштырудан баш тартулары турында хәбәр итәләр. Кулланучы моның белән килешми,  товар кулланышта булмады һәм бу мөмкин дә түгел иде, дип бара.

Әмма территориаль органга мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр унбиш көннән артык вакыт уза. Проблеманы закон нигезендә хәл итүгә подшипникны тапшырганда сатучыга нинди дә булса документлар бирелмәгән факт комачаулый. Димәк, сатучыга товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать итү көнен билгеләү мөмкин түгел, чөнки сөйләшү-аралашу телдән генә була.

Менә шулай - сатып алучыларның  законнарны, үз хокукларыннан белмәү аркасында мондый хәлләр булып тора.

 "Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 25нче маддәсе нигезендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны сатып алган көнен санамыйча, ундүрт көн дәвамында, алмаштырырга хокуклы.

Шул ук вакытта сатучылар еш кына сатып алучыга тиешле сыйфатта булган  азык-төлек булмаган товарны тиешле вакыт чыкса да алыштыралар. Бары тик кайчагында сатучы белән уртак фикергә килә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев