Зәй офыклары

• Кайсыгызның кулы җылы? Ратмирга ярдәм кирәк

Шулай килеп чыкты, улыбыз Ратмир сәламәтлегендә кимчелекләр белән туды. Тумыштан аның уң колагы бик кечкенә һәм аның урынында кимерчәк кисәге генә. Аңа уң колагында атрезия диагнозы куелды. Ратмирның уң як колагы бөтенләй ишетми.

Улым урамда авыр ориентлаша, чөнки тавышның кайда килгәнен аңламый, машина астына керү куркынычы да бар.
Быел Ратмир беренче сыйныфка укырга барачак. Әмма ул начар ишеткәнлектән, аңа укуы авыр булыр дип борчылабыз. Ратмирга ишетү сәләтен кайтару һәм ишетү каналын торгызу өчен операция кирәк. Улымны зур сынау көтә. Аңа Американың Калифорния табиблары гына ярдәм итә ала. Операцияне бала бөтенләй ишетү сәләтен югалтканчы һәм баш сөякләре катканчы ашыгыч рәвештә ясату зарур. Әмма моның өчен зур суммада акча җыясы бар: 85 мең доллар акча кирәк. Бу сумманы безнең гаилә берничек тә күтәрә алмый! 5000 долларны үзебезнең көчтән килгәнчә һәм 400000 сумны игелекле кешеләр ярдәме белән җыя алдык. Әмма калган 4900000 сум – безнең өчен бик зур сумма, без игелекле, яхшы күңелле, кеше кайгысына битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр. Зинһар өчен, ярдәм итә күрегез. Ана кеше өчен баласының сәламәт булуыннан да зуррак бәхет юктыр ул. Ратмирның да безнең кебек ишетәсе, сәламәт буласы килә.
Ратмирның әнисе Азалия.
Ратмирга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номерлары:
МТС: +7-9179392925
Билайн: +7-903318441

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: