Зәй офыклары

Казан 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты үткәрү хокукын отты

Татарстан Франция һәм Бельгиядән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты үткәрү хокукын отты. Шулай итеп Казанда дүрт елдан соң эшче һөнәрләре буенча тагын бер дөньякүләм чемпионат узачак. WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыру өчен, шәһәр-кандидат буларак, Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты....

Татарстан Франция һәм Бельгиядән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты үткәрү хокукын отты. Шулай итеп Казанда дүрт елдан соң эшче һөнәрләре буенча тагын бер дөньякүләм чемпионат узачак. WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыру өчен, шәһәр-кандидат буларак, Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тәкъдир итү барышында Казанның бик зур халыкара ярышларны уңышлы уздыруына басым ясалды, шулардан - Универсиада-2013 һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты. Тавыш бирүдә 57 илдән килгән делегат үз фикерен белдереп, күпчелек тавыш белән Казан җиңү яулады. Бу яңалык турында тулырак http://intertat.ru/tt/society-tt/item/47336-kazan-san-pauluda-2019-elda-worldskills-competition-uzdyiru-hokukyin-ottyi.html сайтыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: