Бүген иртән Нижегород өлкәсендә автобус һәлакәткә юлыккан. Анда Казан балалары булган - 3 кеше үлгән. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт турында иртәнге сәгать 5тә хәбәр кергән. Юл-транспорт һәлакәте Нижегород өлкәсенең Новое Ликеево торак пунктыннан ерак түгел урында булган. "Мерседес" автобусы йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Казаннан Санкт-Петербургка...
Бүген иртән Нижегород өлкәсендә автобус һәлакәткә юлыккан. Анда Казан балалары булган - 3 кеше үлгән.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт турында иртәнге сәгать 5тә хәбәр кергән. Юл-транспорт һәлакәте Нижегород өлкәсенең Новое Ликеево торак пунктыннан ерак түгел урында булган. "Мерседес" автобусы йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.
Казаннан Санкт-Петербургка баручы автобуста 20 кеше, шул исәптән карате буенча ярышка баручы 12 бала (11-14 яшьлекләр) була. 3 кеше һәлак булган. Арада 1 бала да бар. 17 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә http://intertat.ru/tt/
Кайнар телефон линиясе эшли: (843) 227-45-63.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа