Зәй офыклары

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты әлеге юнәлешле илнең иң яхшы биш югары уку йорты исемлегенә керде

Төрле юнәлешләр буенча лидер вузлар исемлеге басылды.

Россиядә иң зур RAEX рейтинг агентлыгы (РА эксперты) беренче тапкыр фән рейтинглары сериясен – төрле әзерлек юнәлешләре буенча югары уку йортларының 10 исемлеген бастырып чыгарды, дип хәбәр ителә КДАТУ сайтында.

Рейтингка берничә фән кергән. Югары уку йортлары рейтингында абитуриентлар дәрәҗәсе, фәнни публикацияләр, сораштыру кебек фактлар йогынты ясаган.

"Фән рейтингларына игътибар арту – университетлар рейтингларында актуаль дөнья тренды, – диде RAEX рейтинг агентлыгы генераль директоры Дмитрий Гришанков. – Без конкрет өлкәләрдәге вуз-лидерларның исемлеге абитуриентлар һәм аларның ата-аналары тарафыннан югары ихтыяҗ булыр дип өметләнәбез. Безнең әзерлек юнәлешләре буенча рейтинглар линейкасы - вузны сайлау турында карар кабул итү өчен көчле ярдәм».

Рейтинг нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «Төзелеш һәм архитектура» юнәлеше буенча Россиянең 5 югары уку йорты арасына керде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: