Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казан инновацион университеты галиме робототехника турында закон проектын эшләгән

Документ Россия Федерациясе өчен робототехника өлкәсендә алгарышлы үсеш һәм үзенә инновацияләр территориясе сыйфатында җәлеп итәргә һәм технологик суверенитет тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Эксперт инициативасы кысаларында Казан инновацион университетының өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Илдар Бигишев тарафыннан «Роботлар, аларның состав өлешләре (модульләре) әйләнеше турында» Федераль закон проекты эшләнде. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Закон проектының комплекслы бәясен алу өчен, закон проекты тексты РФ Хөкүмәтенә һәм Парламентына, Россия Финанслар министрлыгына, Россия Икътисади үсеш министрлыгына, башка дәүләт ведомстволарына, шулай ук илнең әйдәп баручы югары уку йортларына һәм фәнни оешмаларына, бизнес-берләшмә вәкилләренә һәм «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасына җибәрелде.

Закон проекты РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 19 августындагы 2129-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган. 2024 елга кадәр ясалма интеллект һәм робототехника технологияләре өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу концепциясенең максатларын үтәү йөзеннән әзерләнгән. Болар -  роботларны, аларның состав өлешләрен (модульләрен) куллану, сатып алу, сату, җитештерү, сынау, монтажлау,  ремонтлау, утильләштерү, исәпкә алу, саклау, ташу, транспортлаштыру, алу, юк итү, Россия Федерациясеннән чыгару һәм кертү.

Закон проектында роботларның, аларның состав өлешләренең (модульләрнең) әйләнеше өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуның нигезләре һәм принциплары формалаштырылган, роботларның куркынычлык төрләре, типлары һәм класслары тасвирланган, хезмәт роботларының, аларның состав өлешләренең (модульләренең) билгеләнә торган чикләүләре теркәлгән, аларга карата куела торган гомуми һәм махсус таләпләр билгеләнгән, роботлар әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы субъектларны, аларның состав өлешләрен (модульләрен) исәпкә алу һәм дәүләт теркәвенә алу нигезләре һ.б. билгеләнгән.

Закон проекты роботехниканы хокукый җайга салуга системалы һәм комплекслы якын килүгә нигезләнгән һәм робототехника үсеше өчен уңай хокукый режим тәэмин итә торган җайга салу мохитен формалаштыруга, шулай ук аны куллануга бәйле икътисадый эшчәнлекне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Башкача әйткәндә, закон проектын кабул итү РФ робототехника өлкәсендә алгарышлы үсеш һәм инновацияләр территориясе сыйфатында җәлеп итәргә һәм илебезнең технологик суверенитетын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, закон илебез эшләнмәләре нигезендә роботлар, аларның состав өлешләре (модульләре) әйләнеше өчен шартлар тудырачак һәм цифрлы икътисад үсешенә яңа импульс бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев