Зәй офыклары

Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгы флагы җелферди

Шундый ук флаг бүген Татарстан Хөкүмәте йортында һәм республиканың барлык шәһәр-районнарында күтәрелә.

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясе мәйданында ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узды. ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2018 елның 19 декабрендә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелүен искәртте.

«Дәүләт, муниципаль хакимият, бизнес-берләшмә, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданнар тантаналы чаралар үткәрелүгә әзер», — диде Әсгать Сәфәров. Ул төп бәйрәм чаралары 27 майда, 25 июньдә, 30 августта узачагын әйтте.

Ул республиканың катлаулы сикәлтәле юл үткәнен билгеләп узды. «Куәтле икътисади потенциалга, гражданнарның патриотизмына, Россия Президенты, РФ Хөкүмәтенә таянып, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, дип нык әйтә алабыз. Барыгызны да Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итәм», — дип тәмамлады Әсгать Сәфәров чыгышын һәм ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрүгә күрсәтмә бирде.Әләм күтәрелгәч, Татарстан гимны яңгырады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: