Зәй офыклары

Казан медицина университеты доценты антибиотикларны контрольсез кабул итүнең нәрсәгә китерүе турында сөйләде

Табиб билгеләмичә генә даруларны кабул итү балаларда аллергия, диарея барлыкка килү һәм хәтта реанимация белән тәмамланырга мөмкин.

Антибиотикларны табиб билгеләвеннән башка кабул итү хәзерге заман препаратларының нәтиҗәлелеген киметүгә китерә. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспонденты белән әңгәмәдә Казан медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты, БРКХ табиб-клиник фармакологы Раушан Мамлеев сөйләде.

Без бактериаль суперинфекцияләрне кисәтү өчен антибиотикларны билгеләячәкбез... [Аңларга кирәк, микроблар йокламый, алар антибиотикорезистлык механизмнарын эшли. Һәм, шуңа бәйле рәвештә, якын айларда, киләсе елда ук, күп кенә антибиотикларга бирешмәүчән микроблар клоннарын алачакбыз", - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Табиб аңлатканча, бактерияләр китереп чыгарган инфекцияләр татарстанлылар аларны дәвалау өчен кулланырга күнеккән препаратларга бирелмәячәк.

Клиник фармаколог сүзләренә караганда, борчылган ата-аналар авыру балага антибиотик бирергә ярата. Табиб язып бирмәгән препаратлар аркасында, балаларда өстәмә эффектлар – аллергия, диарея, эчке органнарга зыян килергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: