Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казан мэры инстаграмда туры эфирда башкалада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде

Казан халкы белән мондый форматта аралашуны Илсур Метшин беренче тапкыр уздырды.

Бүген - 8 апрельдә Казан мэры Илсур Метшин инстаграмда турыдан-туры эфир үткәрде. Онлайн-трансляция барышында шәһәр башлыгы кулланучыларның сорауларына җавап бирде, юллар төзү һәм ремонтлау, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, ишегалларын төзекләндерү, шәһәрне яшелләндерү турында сөйләде. Бу хакта “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Онлайн-әңгәмәләрне оештыруны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов кертте, ул Татарстанда үз-үзен изоляцияләү режимы кертелгән чорда инстаграмда үзенең шәхси аккаунтында даими онлайн-трансляцияләр үткәрә башлады.

Бүгенге көндә 20 муниципаль берәмлек башлыгы республика халкы белән аралашуның яңа форматын куллана. Турыдан-туры эфирлар барышында муниципалитетлар башлыклары федераль һәм республика карарлары буенча аңлату эшләре алып баралар, мөһим муниципаль вакыйгалар турында сөйлиләр, эфирга кадәр дә, турыдан-туры трансляция вакытында да килә торган халык сорауларына җавап бирәләр.

Күпчелек район башлыклары интернетта гражданнар белән эшләүнең мөһимлеген күреп тора. Хәзерге вакытта инстаграм һәм «ВКонтакте» да 33 муниципаль берәмлек җитәкчесенең шәхси сәхифәләре бар.

Башлыклар үз эшләрендә гражданнар белән аралашуның төрле форматларыннан файдаланалар. Район башлыгына сорау бир” – иң популяр рубрикаларның берсе.

Муниципаль берәмлекләр башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре кебек үк, «ТатарстанОнлайн» проектында катнаша. Эфирларда Татарстан Республикасы экология министры, урман хуҗалыгы министры һәм Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе катнашты.

Актуаль мәсьәләләр буенча эфирларны даими рәвештә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, РФ пенсия фондының ТР буенча бүлеге, эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм башка күп кенә министрлыклар һәм ведомстволар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев