Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казан мәктәбенә һөҗүм итүче берәү булган

Казан мәктәбендә атучыны тоткарлау турында видео пәйда булды, һөҗүм итүче үзе генә эш иткән.

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтендә 175нче гимназиягә һөҗүм итүчеләр саны турында берничә пабликта барлыкка килгән мәгълүматны кире кактылар.

Җинаятьче бер кеше булган, үзе генә эш иткән, ярдәм итүчеләре булмаган, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Казан мәктәбендә ату вакытында сигез кеше үлгән, 21е хастаханәләрдә.

Элегрәк «Татар-информ» МА рәсми булмаган мәгълүматларга таянып, мәктәптә ату вакытында балалар һәлак булган, дип хәбәр иткән иде. Вакыйгалар урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев