Зәй офыклары

Казан приютлары битараф булмаучыларны Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирүләрен сорый

Татарстан блогерлары Россия Төп Законына төзәтмәләрнең хуҗасыз хайваннарга ничек ярдәм итә алачагы турында фикер алыша.

Казанның шәхси йортларының берсендә битараф булмаган гражданнарны хайваннар приютына акча белән ярдәм итәргә яки Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирергә чакыра торган плакат пәйда булды. Плакатның фотосурәтләре социаль челтәрләрдә бик тиз таралды.
«Әгәр сез акча белән ярдәм итә алмыйсыз икән, Россия Конституциясенә хайваннарны яклау турындагы төзәтмәләр өчен 1 июльгә кадәр тавыш бирегез», — дип язылган плакатта.
«ВКонтакте»дагы пабликларның берсендә санаулы сәгатьләр эчендә плакат фотосурәте 200гә якын комментарий җыйган. "Төзәтмәләр өчен тавыш бирәчәкбез, һәм приютта берьюлы акча барлыкка киләчәк,» — дип сорау бирде шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз.  «Дәүләт читтә булмас дип уйлыйм", — дип җавап биргән аңа башка кулланучы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: