Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казан саммитында яшьләрнең глобаль проблемалары хәл ителәчәк

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы  илләренең Казан Глобаль яшьләр саммиты һәм V Глобаль Яшь дипломатлар форумы дөнья сәясәтендә мөһим роль уйный. Мондый фикерне Мадагаскар Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча вице-министры Джулиан Ратовосон белдерде.

Казан саммитында яшьләрнең глобаль проблемалары хәл ителәчәк,-  диде Мадагаскар Вице-министры. 

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашучылар үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашыр һәм һәр илдә тормышка ашырылырга тиешле тәкъдимнәр эшләү өчен яшьләр очраша торган проблемалар буенча фикер алышыр дип уйлыйм", – диде ул.

 

Аның сүзләренә караганда, яшьләр эшләре буенча министрларның булуы бик мөһим, чөнки бу саммитта кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруны җиңеләйтәчәк.

Казан Глобаль яшьләр саммиты һәм яшь дипломатларның V Глобаль форумы Татарстан башкаласында 2022 елның 27-30 августында узачак.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/dzuliana-ratovoson-ucastniki-kazanskogo-molodeznogo-sammita-ois-smogut-obmenyatsya-opytom-5876626

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев