Зәй офыклары

Казанда Аккош күле янында яңа ике катлы “Динамо” чаңгы базасы барлыкка киләчәк

Яңа спорт объекты төзелешенә ел ярым вакыт сарыф ителәчәк.

Аккош күле янында Казанда «Динамо»физкультура-спорт җәмгыятенең яңа ике катлы чаңгы базасы барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда җәмгыятьнең 95 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары эчке хезмәт полковнигы Салават Гайсин сөйләде.

"Аккошта чаңгы базасы төзелеше инде искерде. Безгә инде янәшәдә генә модульле база төзедек, без анда бер елга тукталырга тиеш. Бер-ел ярымнан соң анда заманча чаңгы базасы барлыкка киләчәк", - дип билгеләп үтте спикер.

Гайсин яңа объектның халыкара стандартларга туры киләчәген һәм иске база кебек үк мәйдан биләячәген аңлатты.

Яңа спорт объектының тышкы кыяфәте Аккош күленең реставрацияләнгән яр буе концепциясенә туры килергә тиеш, дип өстәде Татарстан «Динамо»сы рәисенең беренче урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: