Зәй офыклары

Казанда артиллерия училищесының 80 еллыгына багышланган мемориал торгызылды

Маршал Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия команда училищесы 1941 елның 23 февралендә оешкан була, бүген шул уңайдан мемориал ачылды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Казанда югары артиллерия команда училищесының 80 еллыгына багышланган мемориал ачылды. 
«Бүген биредә эшләүчеләргә мин хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Училище һәрвакыт профессионалларны чыгарды, шулай ук без геройларыбыз белән горурланабыз. Россия Федерациясе гимны һәрвакыт горур яңгырасын, һәрвакыт тынычлык булсын! Бүген биредә күп нәрсәне күргән бу символик пушкалар тора: алар авыр көннәрне дә, җиңүне дә, шатлык һәм сөенеч яшьләрен дә сеңдергән», — дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. 
Тантаналы чарада шулай ук Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов та катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: