Зәй офыклары

Казанда “БМВ” машинасын йөртүче авария урыныннан кача

ЮХИДИ хезмәткәрләре җитди юл-транспорт һәлакәтенә китергән һәм вакыйга урыныннан качып калган шоферны тоткарлаган.

16 октябрьдә социаль челтәрләрдә Казан шәһәрендә булган бер юл-транспорт фаҗигасе белән бәйле видео пәйда булды. Анда «БМВ» автомобиле йөртүчесе, иярчен юнәлештә хәрәкәт итүче автомобильләргә комачаулык тудыра һәм бу гамәл юл-транспорт һәлакәтенә китерә. "БМВ" шоферы һәлакәт урыныннан качып китә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шаһитлардан һәм юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылардан сораша, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны якындагы автоматик теркәү приборлары материаллары аша өйрәнә. Фотоларның берсендә билгеләре  буенча охшаш автомобиль табыла.

Соңыннан автоинспекторлар «БМВ» машинасын ачыклый һәм шоферны тоткарлый. Ул Казан шәһәрендә яшәүче 19 яшьлек ир-егет  булып чыга.

22 октябрьдә егет тоткарлана һәм полиция бүлегенә китерелә. Аңа карата машинаны куркыныч йөртү, маневрлау кагыйдәләрен бозу һәм юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен административ материаллар төзелә. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы нигезендә, вакыйга урынын калдырган өчен машина йөртүчегә бер елдан алып ел ярымга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу куркынычы яный.

Хәзерге вакытта барлык эш материаллары судта

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: