Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казанда «Девятаев» фильмын күрсәтүдә СССР героеның улы һәм Тимур Бекмамбетов чыгыш ясаячак

Хәрби блокбастер очучы-истребитель Михаил Девятаевның Пенемюнд полигоны янында урнашкан концлагерьдан батырларча качуына багышланган.

Бүген, 27 апрельдә, Казанда легендар совет очучысы - Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Девятаев турында «Девятаев» хәрби экшн-фильмы күрсәтеләчәк.

Чара Kazan Mall сәүдә үзәгендә узачак. Картинаны күрсәтү алдыннан режиссер Тимур Бекмамбетов һәм геройның улы Александр Девятаев сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак.

Хәрби блокбастер очучы-истребитель Михаил Девятаевның Пенемюнд полигоны янында урнашкан концлагерьдан батырларча качуына багышланган. Герой тугыз кешедән торган совет солдатлары төркеме белән бергә Heinkel He 111 H-22 немец бомбардировщигы урлый һәм әсирлектән кача.

Фильмдагы төп рольне актер Павел Прилучный башкарды.

Һавада булган сугыш сәхнәләре элек Голливуд блокбастерларын төшергән вакытта кулланылган ысул белән төшерелгән. Сүз уңаеннан, фильмның 30 минут чамасы һавада уза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев