Зәй офыклары

Казанда гарәп теле һәм ислам фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасы уздырыла

14-15 декабрьдә Казандагы Россия ислам институтында гарәп теле һәм ислам фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасы уздырыла, анда беренче мәртәбә кызлар да катнаша. Аның максаты - гарәп телен һәм ислам фәннәрен өйрәнүдә сәләтле студентларны ачыклау. Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Ингушетия, Мордовия республикаларыннан һ.б. төбәкләрдән мөселман уку йортлары студентлары катнаша....

14-15 декабрьдә Казандагы Россия ислам институтында гарәп теле һәм ислам фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасы уздырыла, анда беренче мәртәбә кызлар да катнаша. Аның максаты - гарәп телен һәм ислам фәннәрен өйрәнүдә сәләтле студентларны ачыклау.

Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Ингушетия, Мордовия республикаларыннан һ.б. төбәкләрдән мөселман уку йортлары студентлары катнаша. Олимпиада ислам хокукы, дин нигезләре һәм гарәп теле номинацияләрендә тест рәвешендә язма биремнәр каралган. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәпчә сөйләм теле күнекмәләрен, ислам фәннәре буенча конкурсантлар исә Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белү сәләтен күрсәтәчәк. Җиңүчеләргә, призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: