Зәй офыклары

Казанда Җирле үзидарә көне узды. Бүләкләнүчеләр арасында зәйлеләр дә бар

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Узган җомгада Казанда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара оештырылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аңа Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Якты Күл белән Яңа Спас җирлекләре башлыклары Зиннур Мөхтәров белән Анна  Быля чакырулы иде.  Әлеге җирлек башлыклары “Авыл җирлеген төзекләндерү” республика грантын оттылар.
Президент чыгышында муниципалитетларны үстерү һәм җирле үзидарә органнарына ярдәм итү киләчәктә дә булачак, дип җирле үзидарәне камилләштерү өчен, республикада иң яхшы муниципаль практиклар хуплануын әйтте. Авыл җирлекләре арасында конкурска йомгак ясап, аның нәтиҗәләре буенча, 104 авыл җирлеге грантлар алды. Быелдан аларның күләме 1,5 млн сумга кадәр артты. 2017 елдан авыл җирлекләрендә административ биналар төзелә,  21е төзелгән инде. Районыбызда Аксар, Түбән Биштә шундый биналар төзелде, Александр Бистәсендә исә төзекләндерелде.  Быел 11 бина төзеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла. 2010 елдан башлап, еллык бәйгеләр кысаларында, муниципалитетларга 1970 машина бирелде. Президент чыгышында социаль өлкә, юл, торак-коммуналь, инфраструктура объектларын төзү, модернизацияләү буенча республика программалары гамәлгә ашырылуын, РФ Президенты Владимир Путинның Май Указлары белән илкүләм проектлар расланганын дә бәян итте. Җирле үзидарә органнары эшенә халык үзенең тормыш шартларыннан чыгып, юллар, ишегаллары төзеклегенә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре сыйфатына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләренә карап бәя биргәнен ассызыклады.
Җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да котлады.
Бу көнне алдынгы хезмәткәрләр  Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасындаЗәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та бар. Аңа  муниципаль районның  социаль-икътисади үсешенә зур өлеше керткәне  һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан  Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: