Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казанда Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара

Зәйлеләр өчен әлеге вакыйга якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләймановның махсус премия алуы белән аеруча сөенечле.

Театр көне уңаеннан Казанда  Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Әлеге бүләк театр сәнгатендә билгеле эз калдыручыларга  тапшырыла. Зәйлеләр өчен әлеге вакыйга якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләймановның махсус премия алуы белән аеруча сөенечле.

Айдар   «Алтын Казан» мюзиклында Нукер партиясе өчен «Тантана» премиясенә ия булды.

Җырчыга «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә театр премиясен ковид госпиталендә эшләүче табиб Булат Әкбәров тапшырган.

Әлеге номинациягә «Пантера» камера балетыннан Дамир Булатов, Булат Шәрифҗанов, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрынннан «Алтын Казан» мюзиклы өчен Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина дәгъва иткәннәр.

Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында куелды. Либретто авторы — Ренат Харис.

 Айдар Сөләймановны зур бүләк алуы белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев