Зәй офыклары

Казанда коронавирус йоктыручылар саны соңгы тәүлектә 63 булды

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 75 очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә Татарстанда 151 кеше авырудан савыккан. Зәй районында инфекция йоутыруның яңа очрагы юк.

Ил буенча авыручыларның гомуми саны 308 мең кешедән артып китте.

Зарарланучы 75 кешенең 2се-читтән кертелгән, 73е авырулар белән контактта булучылар. 

27 кеше хастаханәгә салынган, 48 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 4

18 - 30 -14

30 - 50-24

50-60-16

60-70-9

70- 80 -5

80-90-3

Шәһәр һәм районнар буенча караганда иң күп инфекция йоктыручылар Казанда, биредә 63 очрак. Апаста – 5, Биектауда – 3, Чүпрәледә – 2, Кайбыч һәм Питрәчтә берәр очрак теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: