Зәй офыклары

Казанда кышкы каникулда мәктәп яны лагерьлары оештырылмый

Казанда кышкы каникулда мәктәп яны лагерьлары оештырмаска булганнар. Әлеге карар лагерьларга ихтыяҗ түбән булу белән бәйләп аңлатыла. Чөнки кышкы каникулларда балалар күпчелек вакытларын үзләре дә ялда булган әти-әниләре белән уздыра. Башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин әйтүенчә, кышкы каникулдагы мәктәп яны лагыерьлары эшчәнлеге язгы ялларга күчерелгән. 2016 елга планлаштырылган гомуми...

Казанда кышкы каникулда мәктәп яны лагерьлары оештырмаска булганнар.

Әлеге карар лагерьларга ихтыяҗ түбән булу белән бәйләп аңлатыла. Чөнки кышкы каникулларда балалар күпчелек вакытларын үзләре дә ялда булган әти-әниләре белән уздыра.


Башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин әйтүенчә, кышкы каникулдагы мәктәп яны лагыерьлары эшчәнлеге язгы ялларга күчерелгән. 2016 елга планлаштырылган гомуми смена дәвамлылыгы үзгәрешсез калачак - 28 көн. Аның җидесе - язгы, калганы җәйге каникулда оештырыла.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әлеге фикерне шәһәр мэры Илсур Метшин да хуплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: