Зәй офыклары

Казанда “Музей – мәгариф территориясе” республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Анда зәйлеләр дә катнаша

26 ноябрьдә Казанда “Музей – мәгариф территориясе” республика фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Музей һәм мәктәп үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирүдә хезмәттәшләр булып тора. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Милли музееның үсеп килүче буын белән эшләү юнәлеше музей педагогикасы принципларына корылган. Заманча музей шәхеснең бөтен яктан үсешенә ярдәм итүче ролен үти.
5 көн дәвамында Милли музейда һәм аның филиалларында презентацияләр, семинарлар, түгәрәк өстәл утырышлары узачак. Әлеге чараларда Зәй туган як тарихын өйрәнү музее директоры Роза Иванова да катнаша.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: