Зәй офыклары

Казанда салют караганнан соң такси халык өстенә менгән: бала үлгән, бер хатын-кызның хәле авыр

9 май төнендә бәйрәм салютын карап кайтып килүче бер төркем җәяүлене такси машинасы бәрдерә. Киров районының Яр буе урамында булган һәлакәт урынында 7 яшьлек бала һәлак булды, 5 кеше хастаханәгә озатылды. Балалар республика клиник хастаханәсенә озатылган 2002 һәм 2008 елгы ике баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяли табиблар. Өч олы...

9 май төнендә бәйрәм салютын карап кайтып килүче бер төркем җәяүлене такси машинасы бәрдерә. Киров районының Яр буе урамында булган һәлакәт урынында 7 яшьлек бала һәлак булды, 5 кеше хастаханәгә озатылды.

Балалар республика клиник хастаханәсенә озатылган 2002 һәм 2008 елгы ике баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяли табиблар. Өч олы кеше (икесе - 1982, берсе 1980 елгы) 12 нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Зыян күрүче ике кешенең хәле уртача авырлыкта булса, бер хатын-кыз авыр хәлдә, ди табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: