Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казанда социаль ипотека буенча 340 фатирлы йортка күчтеләр

Бүген Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районында соципотека буенча 340 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды.

Яңа фатирларны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, ятим балалар, грант алучы табиблар һәм авария хәлендәге торактан күченүчеләр алды.

 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 18 катлы йорт төзелеше, «Торак һәм шәһәр мохите»  илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, ДТФ инвестицияләре хисабына гамәлгә ашырылды. Фатирларның гомуми торак мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итә. Торак - чиста отделка, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.

 

Агымдагы елга ведомствоның инвестиция планы республика шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 280 мең квадрат метр булган 5 159 фатир төзүне күздә тота. Шул ук вакытта ел башыннан Казанда соципотека программасы буенча 982 фатирга исәпләнгән 3 йорт файдалануга тапшырылган. Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстан ДТФ Казан торак программаларында катнашучыларга 1932 фатирлы тагын 12 йортны тапшырырга планлаштыра. Әлеге йортларның тугызы «Салават Күпере» торак районының икенче кварталында төзелә. Бу кварталда түбәндәге заманча урбанистик алымнар кулланылачак:

- машинасыз ишегалды”,

- 400 метр озынлыкта җәяүлеләр бульвары, анда барлык тавышлы зоналар чыгарылачак,

- спорт мәйданчыкларын үз эченә алачак заманча иҗтимагый киңлекләр, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең, кечкенә балалары булган әниләрнең һәм яшүсмерләрнең барлык ихтыяҗларын исәпкә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев