Зәй офыклары

Казанга Президент чыршысына 36 яшь зәйле барачак

Республикада “Президент чыршысы” кайчан үтәчәге билгеле булды. Ул 25 декабрьдә "Татнефть-Арена" боз сараенда узачак.

Быел Яңа ел тамашасын 8 меңнән артык бала  караячак. Татарстанның  төп “Чыршы бәйрәме”нә Зәйнең  36 баласы чакырылган. Алар-күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, активистлар, спортчылар, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм башкалар. Балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак. Бәйрәмдә катнашучылар «Яшерен шәһәр эзләп» дип аталган әкият-мюзиклын күрәчәкләр. Мюзикл республиканың ике дәүләт телендә яңгыраячак. Бәйрәм кунаклары республика символы – кар барсы формасындагы бүләк алачак.
Шунысын да әйтик, район башлыгы “Чыршы бәйрәме” (отличниклар өчен “Чыршы бәйрәме”) 23 декабрьдә “Энергетик” Мәдәният сараенда узачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: