Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында һәлак булганнарның гаиләләре берәр миллион сум акча алачак

Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләре түләү алачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика террорчылык белән көрәш комиссиясенең утырышы узды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат секретаре Лилия Галимова хәбәр итте.

“Республика Хөкүмәте Президент кушуы буенча түләүләр оештыру буенча карар әзерли", — дип сөйләде Галимова. Һәлак булганнарның гаиләләре бер миллион сум күләмендә акча алачак. Авыр һәм урта авыр җәрәхәтләр алган кешеләр - 400 мең сум алачак, җиңел дәрәҗәдә җәрәхәтләр алганнар 200 мең сум алачак.

Моннан тыш, утырыш нәтиҗәләре буенча республиканың барлык уку йортлары тикшереләчәк, куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Шулай ук Татарстан территориясендә барлык корал хуҗаларын комплекслы тикшерү уздыру йөкләмәсе бирелде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында сигез кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә салынган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фаҗига уңаеннан 12 майны республикада матәм көне дип игълан итте. Бу көнне Казанның барлык мәктәпләрендә дә дәресләр булмаячак.

Россия Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендә атышта һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев