Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәбендә бүген иртән атышлар булды

Рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматлар буенча, мәктәптә һәлак булучылар бар.

Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәбендә бүген иртән атышлар булды. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Шаһитлар хәбәрләренә караганда, зыян күрүчеләр бар, әмма өлкәннәрме яки балалармы икәндеге әлегә билгеле түгел.

Мәктәп яны полицейскийлар белән уратылып алынган. Урында барлык ашыгыч хезмәтләрнең экипажлары эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга урынына чыкты.

Казан мэриясе матбугат хезмәтендә агентлыкка вакыйгалар урынында хокук саклау органнары эшләвен аңлаттылар. Гимназиягә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов килде.

"175нче гимназиядә балаларның бер өлеше эвакуацияләнгән һәм күрше 181нче балалар бакчасында урнашкан. Хәзер балалар исемлеге төзелә. Ата — аналардан бу балалар бакчасына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз», - дип ассызыкладылар мэриядә.

Казанның барлык уку йортлары буенча куркынычсызлык чаралары көчәйтелде, дип өстәде шәһәр администрациясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев