Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Казанские ведомости»ның чәршәмбе санын башкала метросында бушлай тараталар

Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын сигез биттә яңалыклар, күзәтү һәм шәһәр тормышы турында мәкаләләр көтә.

Бүген «Татмедиа» холдингы «Казанские ведомости» популяр газетасының яңартылган чыгарылышын тәкъдим итте. Басма транспортта уку өчен уңайлы форматта чыкты. Аны Казан җир асты станцияләрендә иртәнге 7дән иртәнге 9га кадәр бушлай тараталар. Бу хакта «Татар-информ» МАна «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

«Россиядә, бөтен дөньядагы кебек үк, басма матбугат аудиториясе кими бара, хәзерге буын газета-журналларны укымый диярлек. Шуңа күрә безнең бурыч - аудиторияне киңәйтү, аның басмаларга карата кызыксынуын арттыру. Шуңа күрә „Казанские ведомости“ газетасының саны һәр чәршәмбе саен яңа версиядә чыгачак һәм Казан метросының барлык ун станциясендә бушлай таратылачак. Моннан тыш, газета куелган стойкалар Казан мэриясендә һәм башкаланың район хакимият биналарында  урнаштырылачак", - диде Садыйков.

Аның сүзләренә караганда, транспортта укырга уңайлы булсын өчен газета беренче тапкыр А4 форматында чыга. Казанлыларны 8 биттә яңалыклар, күзәтү һәм шәһәр тормышы турындагы мәкаләләр көтә.

«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, пассажир ярты сәгать эчендә басманы тулысынча укый алачак. Безнең бурыч - газета укучысын кызыксындыру. Бушлай тарату - бу үзенә күрә тест-драйв. Өстәвенә, анда „Казанские  ведомости“ның дүртенче „толстушка“ дип аталучы чыгарылышы мәкаләләре анонсы булачак», — дип аңлатты Садыйков.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры проектны эшләтеп җибәрү алдыннан Мәскәү һәм Санкт-Петербург тәҗрибәсе өйрәнелүен, анда басмалар шулай ук транспортта таратылуын әйтте.

«Казанские ведомости» газетасы 1991 елның 15 мартыннан бирле нәшер ителә. Бу басма өчен гаиләдә уку өчен исәпләнгән. Газетаның тематикасы - Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы халкына юнәлдерелгән шәһәр тормышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев