Зәй офыклары

КӘБЕСТӘНЕ КАЙЧАН ЧӘЧӘРГӘ?

Кәбестә — суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә.

Иртә өлгерешлесе иң чыдамы санала, ул –1...–2 градуслы салкынга бирешми. Чәчәкле кәбестә кырауларга бөтенләй түзә алмый. Шуңа иң беренчеләрдән булып иртә өлгерешле кәбестәне чыгаралар.
Ачык грунтка кәбестә үсентесен 45-50 көнлек итеп чыгарабыз. Чәчү вакытын исәпләү өчен, шул вакыттан 55 көнне артка чигерегез.
Кәбестә кила чиренә бирешмәсен дисәгез, чәчәр алдыннан орлыкларны 30-40 минут марганцовканың куе кызыл эремәсендә йогышсызландырагыз. Аннан чиста суда чайкап,  шыттырырга куябыз. +24...+26 градуста орлыклар 3-4 көндә шыта.
Кәбестә нейтраль туфрак ярата. Үсентесе аз гына әчерәк туфракта да начар үсә.
Урта өлгерешле кәбестәне җәен кулланырга уйласак, 3-4 үсентене иртә өлгерешлесен утыртканнан соң 15 көннән чыгарабыз. Тагын 15 көн узгач, соң өлгерешле кәбестә үсентесен (35-40 көнлек) утыртабыз. Уртача өлгерешле кәбестәне көзгә кадәр үстерергә, ягъни тозларга уйлыйсыз икән, соң өлгерешлене чыгаргач, 15 көннән соң гына утыртырга кирәк. Уртача өлгерешле кәбестә үсентесен 30 көнлек итеп үстерәбез.
Кәбестәнең башка төрләре җиңелчә суыкларга да түзми, шуңа аларны кыраулар куркынычы узгач кына утыртырга һәм бу үзенчәлеген исәпкә алып чәчәргә кирәк. Мәсәлән, брокколи, савой кәбестәсе һәм кольрабины 30-40 көнлек, чәчәкле кәбестәне 45-50 көнлек итеп үстереп чыгаралар.

(«Ирек мәйданы” газетасы сайтыннан)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: