Зәй офыклары

Кыш бабай кунаклар кабул итә башлаган

Арча районы Яңа Кырлай авылындагы резиденциясендә Кыш бабай кунаклар кабул итә башлады дип хәбәр итә "татар-информ" агентлыгы. Резиденциягә Казанның "Татарстан" кунакханәсе яныннан махсус автобус йөри. Өлкән кешегә билет бәясе 2150 сум, укучыларга 1900 сум, 2-7 яшьлек балаларга 1400 сум тәшкил итә. Үз транспортың белән резиденциягә килгәндә, 7 яшькә кадәр балаларга...

Арча районы Яңа Кырлай авылындагы резиденциясендә Кыш бабай кунаклар кабул итә башлады дип хәбәр итә "татар-информ" агентлыгы. Резиденциягә Казанның "Татарстан" кунакханәсе яныннан махсус автобус йөри. Өлкән кешегә билет бәясе 2150 сум, укучыларга 1900 сум, 2-7 яшьлек балаларга 1400 сум тәшкил итә. Үз транспортың белән резиденциягә килгәндә, 7 яшькә кадәр балаларга билет 1050 сум, укучыларга 1550 сум, өлкәннәргә 1800 сум тора. Бер кабул итүдә резиденция 50 кешелек төркемне кабул итә ала, көн дәвамында якынча 300 ләп кеше Кыш бабайда кунакта була. Беренче төркем инде 13 декабрьдә үк Кыш бабайда кунак булып киткән, быел туристларны 3 февральгә кадәр кабул итү ниятләнә. Балалар Кыш бабайга бик күп хатлар яза икән. Ул хатларны хәзер Казанның Бауман урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада Кыш бабайның могҗизаи бүлмәсендә калдырырга мөмкин ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: