Зәй офыклары

Көчле рухлы Радик абый

Халыкара инвалидлар ункөнлеге бара. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез.

Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, көчле рухлы, ихтыяр көче зур булган кешеләр дә күп. Шундый кешеләрнең берсе - күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик абый Төхвәтуллин.
Радик Әшрәф улы 1938 елның 8 маенда Югары Мәлем авылында 5 балалы гаиләдә туып үсә. Олы бала буларак, бөтен авыр эш аның җилкәсендә була. Каралты карау, койма тоту, өй җиткерү... Ул авыл Советында хисапчы булып эшли. 1959 елда аны авыл мәдәният йортына директор итеп эшкә чакыралар. Алабуга мәдәният училищесында укып белем ала. Ул оештарган матур кичәләр, тамаша-спектакльләр, концертлар район һәм республикакүләмендә югары бәяләнә. Бер кул белән гармунда уйнарга өйрәнә, плакатлар яза, рәсем ясый. Эшләү дәверендә тырыш хезмәте бик күп Мактау грамотлары белән бәяләнә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. 1998 елга кадәр эшләп лаеклы ялга китә.
Бүгенге көндә Радик абый бертуган сеңлесе Гөлия белән Зәй шәһәрендә яши. Без -автоклуб хезмәткәрләре бу йортта бик еш булып, Радик абыйның хәлен белешеп торабыз.Ул һәрвакыт кызыксынып бергә эшләгән хезмәттәшләрен сораша, яшь чакларын искә алып сөйли. Алга таба да Радик абыйга сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхетле картык телибез.
Сирена Хөснетдинова, район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәре.
Фотолар шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: