Зәй офыклары

Кәдек халкы бәйрәм итәргә җыена

Җәй - табигать кочагында очрашу, аралашу, күңел ачу өчен җайлы форсат. Әнә шул табигать хозурында узучы Сабантуй, Җыеннар, авыл бәйрәмнәре халыкны очраштыра, берләштерә.

Сармашбаш җирлегенә караган кече авылларның берсе Кәдектә дә соңгы елларда дистә елга якын инде авыл бәйрәме уза. Аның башында әнисе әлеге авылдан булган, үзе дә әлеге авыл килене, “Сарман” мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе -  “Сарман” газетасы баш редакторы Альбина Сабирова тора.  Сала бәйрәменә читтә яшәүче авылдашлар, күрше авыл һәм районнардан кунаклар кайта. Шул рәвешле, авыл уртасындагы яшел чирәмле аланда төрле кызыклы, үзгә уен-бәйгеләр, җыр-биюләр уздырыла.  Бер күрешү - бер гомер, дип юкка әйтмәгәннәр бит.  Халык әлеге Авыл бәйрәменнән елга җитәрлек рухи азык, күңел күтәренкелеге алып китә.
Шул рәвешле, 6 июльдә төштән соң Кәдектә  Авыл бәйрәме узачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: