Зәй офыклары

Кәдектә очрашу

Июль аен кәдеклеләр көтеп алалар, чөнки менә җиденче ел инде алар авылдашлар очрашуына җыелдылар. Кәдектә туып-үскән егетләр һәм кызлар бүгенге көндә кайсы кайда гомер кичерәләр. Күбесенең әти-әниләре вафат, яшәгән йортлары да исән түгел. Әнә шулар, туган нигезләрен сагынып, янә авыл капкасын ачып керделәр. Бу очрашу якыннарының каберләрендә булырга, алар рухына дога кылырга бер мөмкинлек тә тудыра.

Бүгенге көндә Кәдектә нибары 20 кеше яши, 40 йортның нигезе, диварлары исән. Кайчандыр шау-гөр килеп торган авыл хәзер тынып калган. Яңгыраган җыр-моңнардан, дәртле биюләрдән, шат авазлардан аңа янә җан керде. Төрле төбәкләргә сибелеп, республиканың, Россиянең төрле почмакларында яшәгән авылдашлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, балачак хатирәләре, яшьлек истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов, “Восток” агрофирмасының “Сармашбаш” бүлекчәсеннән Инсаф Сафин сәламләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Үзе шушы авылныкы буларак, Инсаф Гыйлемхан улы ераклардан кайткан авылдашлары, бәйрәм кунаклары өчен чәй өстәле әзерләтеп, коймак пешерүне оештырган иде. Кунаклар үзләре дә тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән кайтканнар.
Бер күрешү – үзе бер гомер, дип, юкка әйтелмидер. Чыннан да, бу бәйрәмдә күптән күрешмәгән сыйныфташлар, очрашмаган авылдашлар күңел җылысын бүлештеләр. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, карашып, күзләр туймады.  
- Минем бу авылда балачагым, матур яшьлек елларым үтте. Хәдичә әбием белән Сәгыйдулла бабам янында үткән җәйге ялларым хатирәләрен мин изге ядкарь итеп саклыйм. Монда мин бик күп дуслар таптым. Бүгенге көндә дә без аралашып торабыз. Хәзер менә интернет челтәрендә авылыбызның үз сайты, төркеме бар. Анда күптән очрашмаганнар белән табыштык. Ә бу авылдашлар җыенына мин быел беренче тапкыр Мәскәүдән махсус кайттым. Барлык мәшәкатьләремне читкә куеп, ашкынып, күрешәсем килеп кайттым. Иртәгә кире очарга кирәк. Үземә мин күпме рухи азык, яшәү дәрте алып китәм. Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде. Оештыручыларга зур рәхмәт, - дип, үзенең хис-тойгылары белән уртаклашты Светлана ханым.
Күрәм: үзенең күзләре яна, бәхет чаткылары балкый. Оештыручылар, дигәннән, авылдашлар җыенын уздыруны башлап йөрүче, аны алып баручы – әнисе шул авылдан булган, үзе шушы авыл килене, балачагы шушы авылда үткән Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова.
- 2012 елда башланган очрашуларның беренчесе үзем килен булып төшкән йортның капка төбендә үтте. Халык бик күп түгел иде, булса, бер утызлап кеше кайткандыр. Максатым моңа кадәр авылдан чыгып, хәтта күрше авылларга да Сабантуйларына йөрмәгән өлкән абый-апаларга бәйрәм рухы бүләк итү иде. Мин үз дигәнемә ирештем. Хәтеремдә: рәхәтләнеп ял иттек, җырладык, биедек, җылы түгәрәккә җыелып, хәл-әхвәлләрне белештек. Шуннан соң бу очрашуларны киңрәк итеп үткәрергә кирәк икән, дигән уй туды. Икенче елны ук, музыкаль аппаратура алып кайтып, авыл уртасындагы мәйданчыкта оештырдык аны. Бик матур һәм җылы бәйрәм килеп чыкты ул. Дөрес, бераз каршылыклар да туды. Әмма очрашу, ихлас күңелдән бәйрәм үткәрү теләге барлык киртәләрне дә җиңәргә ярдәм итте. Бер елны - каенанам вафат булгач, аны уздыра алмадык. Аллага шөкер, ел да очрашабыз хәзер, - ди Альбина Әшрафулла кызы.
Быел 6 июль көнне узган чарада мин дә катнаштым. Сабантуйларыннан әллә ни аерылмый бу бәйрәм. Балалар, хатын-кызлар йөгереше, ир-егетләрнең көянтә белән сулы чиләк асып ярышулары, калаклап су ташу, күзне бәйләп бүләк кисү, капчык киеп йөгерү кебек ярышлар белән беррәттән авылдашлар бергәләшеп балачак, яшьлек уеннарын да уйнадылар. “Ак калач” пешереп, “кунаклар чакырдылар”, “Миләүшә”ле уйнап, һөнәрләрен күрсәттеләр, “Сигезле” биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Авылның иң яшен, иң карт кешесен барладылар. Һәр чыгыш ясаган кунак музыкаль сәламен дә ирештерде. Баянчы Нургали Әхмәтҗанов, Зәй районы мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб җитәкчесе Сирина Хөснетдинова чараны оештыруда зур ярдәм иттеләр. Әлбәттә, беркем дә бәйрәмнән бүләксез китмәде. Анысын авылдашлар үзләре алып кайтканнар иде.
Бәйрәм бик күңелле үтте, һәркем аның дәвамлы булуын теләде. Туган авылында очрашу һәммәсенә дә бер тылсымлы көч өстәде. Таралышкач та, бу көч озак вакытларга туганлык җепләре белән бәйләп торыр әле. Бу көч яңадан ерак җирләрдән туган авылларына алып кайтыр, туган як һавасын суларга чакырып торыр. Ә туган авыл, рәхмәт аңа, ул һәрчак колач җәеп каршы ала.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: