Зәй офыклары

Кече авыл көне. Димитрово

Район мәдәният хезмәткәрләре кече авылларда яшәүче халыкны сөендереп, бәйрәмнәр оештыруны дәвам итә.

Бүген  район мәдәният йорты автоклубы  Димитровода  “Кече  авыл көне”н уздырды. Фельдшер - акушерлык  пункты янына авыл халкы җыелып концерт карады, уен-биюләрдә катнашты. Концертта чыгыш ясаган  җырчылар Наилә Миннуллина, Гөлүсә Усманова, Дания Усманова, Флера Мингалимова, яшь җырчы Виктория Трофимова, ”Заиночка” һәм “Сөмбелә” ансамбль  чыгышларын тамашачылар  алкышларга күмделәр. Көннең салкынча, җилле булуы да куркытмады халыкны. Бәйрәм азагында бар кеше рәхәтләнеп биеп күңел ачты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: