Зәй офыклары

Кечкенә булсалар да, төш кебек алар

Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә Виктор Китов җитәкчелегендә "Туризм турында беләсеңме?" дигән интеллектуаль уен-викторина оештырылды. Уеннарда нигездә кече яшьтәге "Факел" клубы әгъзалары катнашты. Ике этапта (теорияле белү һәм аны практикада күрсәтү) оештырылган бәйгедә клуб әгъзалары сынатмады. Компасны белү, төен ясау, топографик билгеләр буенча ориентлашу кебек биремнәрдә алар югалып калмады, ә...

Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә Виктор Китов җитәкчелегендә "Туризм турында беләсеңме?" дигән интеллектуаль уен-викторина оештырылды.

Уеннарда нигездә кече яшьтәге "Факел" клубы әгъзалары катнашты. Ике этапта (теорияле белү һәм аны практикада күрсәтү) оештырылган бәйгедә клуб әгъзалары сынатмады. Компасны белү, төен ясау, топографик билгеләр буенча ориентлашу кебек биремнәрдә алар югалып калмады, ә практик бирем буларак, тауга менү каралган иде - анысында да сынатмады.

Бәйге булгач иң-иңнәрне дә ачыкладылар. I урынга - Анна Гыйльфанова, Регина Тазова, II - Эмиль Бәдыгетдинов, IIIгә Тимур Шириязданов лаек дип табылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: