Зәй офыклары

Күңел биреп

«Шатлык» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә барып концерт кую теләге күптән булса да, нишләптер ул гел кичектерелеп килде. Һәм, ниһаятъ, “Шатлык”та ял итүчеләрне шатландырып, матур бер ял оештырып, күңелләрен күтәреп кайттык.

“Наз” фольклор ансамбле, җырчыларыбыз Флүрә Гыйниятова, Радик Әхмәтшинның  чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде.  Җырчыларга кушылып үзләре дә рәхәтләнеп  җырлап утырдылар . Һәр номер сәхнәләштерелгән мәзәкләр белән үрелеп барды.
Концерт беткәч тә таралырга ашыкмыйча бергәләп биеп, аралашып күңел ачтык.   Үзәктә безнең районнан гына  түгел,  башка районнардан да килгән ял итүчеләр  бар. Алар  безнең Зәебездә сәнгатнең югары дәрәҗәдә булуына  соклануларын белдерделәр. Пәнәчедән килгән Мария апа “Аксарлылар гомергә бар җиргә дә җитеште инде алар,”- дип безне мактап та алды. Үзебез дә  күңел күтәрелү,  рәхәтлек хисе кичердек. Үзәк җитәкчеләре рәхмәт әйтеп, ай саен шулай килегез әле,  чын бәйрәм ясадыгыз,  дип озатып калдылар.
Гүзәлия Гатина, Аксар мәдәният йорты директоры.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: