Зәй офыклары

Күңел сайлаган һөнәр

“Сез – иң гүзәл кеше икәнсез!” рубрикасында – “Бөртеккәй” бакчасы өлкән тәрбиячесе Ольга Глухова турында сөйлибез.

Бу җитди эшкә тотынгач, Ольга Федоровна, беренче чиратта кешеләр белән эшләүнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнлеген аңлый.  Кеше белән эшләгәндә коры теорияне генә кулланып, таләпләр куярга ярамый. Һәркайсының үз холкы, үз мәнфәгате, үз проблемасы. Һәркемнең эчке хәләтен,  үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Шул вакытта гына, кул астындагы педагогларның бакчада теләп эшләвенә, иҗади, талантлы булуларына ирешеп була.

“Безнең тәрбиячеләр шундый әйбәт, алар белән эшләве рәхәт. Аттестация, методик берләшмәләр утырышы, ачык чараларга әзерләнгәндә аларның югары дәрәҗәдә үз эшләренең остасы булулары сөендерә,” - ди Ольга Федоровна.

Әлеге талантлы педагог тарафыннан язылган  проектлар һәм  отылган грантлар бар. Балалар бакчасы «Сәламәтлегеңне яшьли сакла!» бөтенроссия социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп, тоз бүлмәсе булдырды. Ул балаларның сәламәтлеген ныгытуда бик файдалы. Өч ел эчендә тоз бүлмәсе аша үткән балалар арасында салкын тиеп авыру очралары шактый кимеде, иммунитетлары ныгыды, сабыйларның адаптациясе җиңел формада уза. Нәниләр  бу бүлмәдә сәламәтләнә, уйнап, күтәренке кәеф  ала. Шулай ук Ольга Федоровна «Мәгарифтә инновацион проектлар» Зәй районы башлыгы гранты җиңүчесе дә булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: